Логотип
Хәбәрләр

Ришат Төхватуллин тагын да шаккатыра!

Меңләгән тамашачының яраткан артисты Ришат Төхватуллин яңа сезонга ничек әзерләнүенең серен чиште. Элек артист матур җырлауы белән яулап алса, хәзер яисә, моннан тыш, Ришат биергә дә өйрәнгән. «Гастр...

Меңләгән тамашачының яраткан артисты Ришат Төхватуллин яңа сезонга ничек әзерләнүенең серен чиште. Элек артист матур җырлауы белән яулап алса, хәзер яисә, моннан тыш, Ришат биергә дә өйрәнгән.

«Гастрольләр башланды. Бу елны мин татар биюен өйрәнергә булдым. Дашкынга рәхмәт, ул безнең дөньяга карашны үзгәртте. Үзен татар дип санаган кеше татарча иркен сөйләшү, халык җырларын тыңлау-җырлау гына түгел, татарча рәхәтләнеп бии дә белергә тиеш дип тәгаен әйтә алам хәзер! Туйда кирәге чыгар», – ди, артист.

Булдыра да инде безнең Ришат! Тырышлыгы белән ул тамашачын гына түгел, хезмәттәшләрен дә яулаган. Данир Сабиров аның посты астында: «Әфәрин дустым, синдәге уҗәтлек, тырышлык сокланырга гына кала. Күз тимәсен», дип яза.

Ришатка иҗади уңышлар теләп калабыз. Ә Сезгә, хөрмәтле укучыбыз, җырчының биюен карарга тәкъдим итәбез.

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @rishat_thv

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Гастрольләр башланды. Бу елны мин татар биюен өйрәнергә булдым. Дашкынга рәхмәт, ул безнең дөньяга карашны үзгәртте. Үзен татар дип санаган кеше татарча иркен сөйләшү, халык җырларын тыңлау-җырлау гына түгел, татарча рәхәтләнеп бии дә белергә тиеш дип тәгаен әйтә алам хәзер! Туйда кирәге чыгар? Гастроли начались. В этом году я решил выучить татарский танец. Спасибо Дашкын, он переформатировал наше сознание. Сейчас я уверен, что любой человек считающий себя татариным должен не только знать татарский язык, татарские народные песни, но обязательно должен уметь танцевать татарские танцы. На свадьбе пригодится. @aliya_karachurina @rishat_thv_fann @aaaaaaalf @leisan_idrisova @sammarmas @ilgizbalerun @dashgyn_ @rinatguitar

Публикация от Rishat Tukhvatullin ? (@rishat_thv)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк