Логотип
Хәбәрләр

Ришат Төхвәтуллин: “Интернеттагы тамашачы түбән зәвыклы әйбергә кызыга”

Җырчы Ришат Төхвәтуллин «Интертат» хәбәрчесенә Инстаграм челтәренә карата үз фикерен белдерә: «Без Мәскәүдә Крокус Сити Холл залында концерт куйдык, анда Мөслим Магомаев исеменә музей ачылган. Мин шу...

Җырчы Ришат Төхвәтуллин «Интертат» хәбәрчесенә Инстаграм челтәренә карата үз фикерен белдерә:

«Без Мәскәүдә Крокус Сити Холл залында концерт куйдык, анда Мөслим Магомаев исеменә музей ачылган. Мин шуларны төшереп, инстаграмга керттем. Концертлар залы эчендә Илһам абый Шакировның музеен ачсак, килгән һәрбер кеше музей аша үтәр иде. Ни өчен безгә дә алай итмәскә дип яздым инстаграмда.

Шунысы кызык – андый әйберне тамашачы карамый һәм фикерләр язу бик аз булды.

Ә киресенчә берәр юк-бар әйбер төшереп, сикереп, тилереп биеп басып торганын төшерсәң, анда шулкадәр фикер күп. Түбән әйбер, кирәкмәгән әйберне төшерсәң, фикер шундук арта, караулар да арта, лайк та арта.

Менә шуңа күңелем ничектер борчылды да. Әмма үземә ниндидер нәтиҗәләр ясыйм, аңлыйм инстаграмда ниндирәк тамашачы утыра икәнен. Гомумән үземә барыбер ниндидер үзләштерү, ниндидер сабак дип әйтәсем килә, үзләштереп барам инстаграмны. Һаман да әле өйрәнәм, моны аңлап бетерә алмыйм әлегә».

Тулырак: Интертат

Фото: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк