Логотип
Хәбәрләр

Ришат Төхвәтуллин: «Бу бары тик безнең сәламәтлегебез өчен!»

Коронавирус авыруын таратмас өчен кабул ителгән карантин аркасында күп артистлар концертларын кичектерергә мәҗбүр. Андый артистлар санына ТР һәм РБның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин да керә.

Коронавирус авыруын таратмас өчен кабул ителгән карантин аркасында күп артистлар концертларын кичектерергә мәҗбүр. Андый артистлар санына ТР һәм РБның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин да керә.

Узган көнне Ришат инстаграм сәхифәсендә видео аша укучыларына мөрәҗәгать итте. Биредә артист барысын да тынычландыра, борчылмаска өнди. «Борчылырга кирәкми, бу бары тик безнең сәламәтлегебез өчен!», ди артист.

Моннан тыш, Ришат Төхвәтуллин концертларын кичектерүен хәбәр итте. Шулай, җырчы 28 апрель көнне Алабугада, 29 апрель – Агрызда, 7 май – Казанда, 30 апрель – Яр Чаллыда концертларын уздырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк