Логотип
Хәбәрләр

Ришат Төхвәтуллин: «Хыялым тормышка ашты. Ходайга рәхмәтлемен»

Интертаттан алынган әңгәмәдән өзек.

«Әлбәттә, кечкенә чактан популяр булырга хыяллана идем. Ышанып, шуңа өметләнеп яшәдем. Ничә еллар буенча җырчы булырга укып та, тамашачың булмаса... Күп кешенең артист буласы килә. Хыялым тормышка ашты. Ходайга рәхмәтлемен. Монда укып кына да, сәләт белән генә дә булмый. Аллаһы Тәгаләнең: «Амин», – дигән урынына туры килергә тиеш. Җырыннан да, көеннән дә, сүзләреннән дә, аранжировкасыннан да – барысыннан да тора», – ди Ришат.

Җырчы русча: «Слава и спокойствие не спят в одной постеле», – диде. Татарча әйтсәк, тынычлык белән танылу бер караватта йокламый.

Бу хакта тулырак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ришатны туган чагында ук Аллаһы Тәгалә "Син бик популяр атказанган, бар кешенең яраткан җырчысы булачаксың!" - дип маңгаеннан үбеп, башыннан сыпаган!!! Алдагы көндә зур уңышлар, безне яңа матур җырлар белән шатландырырга язсын, Амин!!!