Логотип
Хәбәрләр

Ришат Төхвәтуллин лейблы яңа артисты белән таныштырды

Күптән түгел Ришат Төхвәтуллин үз лейблының инстаграм аккаунтын булдырды. Биредә җырчы төркемның соңгы хәбәрләре белән уртаклашып бара.

Күптән түгел Ришат Төхвәтуллин үз лейблының инстаграм аккаунтын булдырды. Биредә җырчы төркемның соңгы хәбәрләре белән уртаклашып бара.

Кичә җырчы лейблның яңа артисты белән таныштырды. 

«Кадерле дуслар! Сезнең игътибарыгызга яңа артистыбызны тәкъдим итәбез – Әминә Әхмәдьянова!

Алда зур максатлар һәм зур мөмкинлекләр! Иң мөһиме җиң сызганып эшләргә, ялкауланмаска гына кирәк!

Алла боерса, якын киләчәктә лейблның йолдызчыкларын минем белән бер сәхнәдә күрә алачаксыз», – дип игълан итте Ришат.

Яңа йолдызчыкка уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк