Логотип
Хәбәрләр

Ришат Төхвәтуллин: «Мондый әбиләрем булганда берни куркыныч түгел»

Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгының киңәйтелгән йомгаклау коллегиясендә президентыбыз Ришат Төхвәтуллинга Татарстанның атказанган артисты дигән исем тапшырды.

Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгының киңәйтелгән йомгаклау коллегиясендә президентыбыз Ришат Төхвәтуллинга Татарстанның атказанган артисты дигән исем тапшырды.

Җырчыны чын күңелдән котлыйбыз, ул бу исемгә лаек дип саныйбыз.

Шул уңайдан Ришатның төркемендә эшләп киткән Сөмбелә Вәлиәхмәтова кызыклы пост чыгарды. Ул аңа алга таба халык артисты исеменә ирешүен тели, бәлки Тукай премиясе иясе дә булып куяр әле, ди. Сөмбелә Ришатның атказанган артист булына Дания апа сөенгәндер , ди. Ә беләсезме кем ул? Ул Чувашиянең Батыр районыннан җырчының Казандагы һәр сезон концерты алдыннан чыгып сөйли торган апа икән. Дания апа меңәрләгән имзалар җыеп, Ришатка атказанган исеме сорап Президентка хатлар язган. Ришат турында кыек сүз әйтсәләр дә аны яклап чыга, шул арада радио, телевидениегә шалтыратып өлгерә. Шушы түгел мени инде халык мәхәббәте.

«Мондый әбиләрем булганда берни куркыныч түгел», ди Ришат үзе дә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ришат Тухватуллинны тынлаучыларнын кубесе вк аша тавыш бируне белеп бетермилэр, имзалар жыю бик дорес. Шуна да бэйге вакытларында вк аша тавыш биргэн дэ кочле жырчылар тиешле тавыш алалмыйлар.