Логотип
Хәбәрләр

Ришат Төхвәтуллин Салаватны уздырган

Ришат Төхвәтуллин Салават Фәтхетдиновның рекордын арттырган, ди. Җырчының #айдадомой кысаларында оештырылган кичәге онлайн-концертына 650 мең кеше кергән.

Ришат Төхвәтуллин Салават Фәтхетдиновның рекордын арттырган, ди. Җырчының #айдадомой кысаларында оештырылган кичәге онлайн-концертына 650 мең кеше кергән.

Мәгълүм булганча, хәзерге вакытта артистлар концертлар уздыруны, гастрольләргә йөрүне туктатып торырга мәҗбүр. Әмма алар эшсез түгел: коронавирус таралмасын өчен карантин шартларында яшәргә мәҗбүр кешеләргә ярдәм итә – онлайн концертлар бирә. Интернет исә бу чыгышларны халыкара проектка әверелдерергә мөмкинлек тудыра.

Ришат Төхвәтуллин да кешеләргә өйдә утырырга киңәш итте. «Әйдәгез, табибларны авыр хәлгә калдырмыйк, чирләмик, инфекция йоктырмау һәм таратмау өчен бераз өйдә утырыйк», – диде ул.

Ә бүген кич белән туры эфирда «Мураками» төркеменең рок солисткасы Диләрә Ваһапова («Йолдызлар фабрикасы», «Халык артисты» һәм «Голос» телепроектларында катнашучы) концерт куячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк