Логотип
Хәбәрләр

Ришат Төхвәтуллин: «Сездән мине аңлавыгызны сорыйм...»

Соңгы арада Ришат Төхвәтуллин башка телләрдә бик актив җырлар яздыра башлады. Әлеге җырларның өзеген ул инстаграм битендә урнаштырып барды.

Соңгы арада Ришат Төхвәтуллин башка телләрдә бик актив җырлар яздыра башлады. Әлеге җырларның өзеген ул инстаграм битендә урнаштырып барды.

Ришатның тарафыннан Ramil' һәм Таркан җырчыларының хитларын башкаруы күп тамашачының йөрәген яулады. Җырчы каверларда гына тукталып калырга җыенмый икән, ул алда да рус һәм төрек телләрендә җырларга ниятьли. Бу хакта ул инстаграм битендә сөйләде.

«Минем каверларны зурлаганыгыз өчен бик зур рәхмәт! Шул хәтле зур комментарийлар калдырдыгыз... Рәхмәт! Бу эшебезне тагын да дәвам итәчәкбез.

Кечкенә нәтиҗә ясый алам: татар һәм төрек телләрендә җырны башкару әллә ни авырлык тудырмады, ләкин рус телендә җырлаганда үземне кыен хис итәм. Максатыма ирешмичә туктамыйм. Рус телендә җырларга өйрәнү процессын инстаграм битендә уртаклашып барачакмын. Сезнең фикерләрегезне көтеп калам!» – дип тамашачыга мөрәҗәгать итә Ришат видеоязма аша.

Шулай ук җырчы: «Сездән мине аңлавыгызны сорыйм, бу бары тик минем ниндидер бер максатым, аңа мин ирешергә тиеш! Әлегә акцент өстендә эшлим», – дип өсти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк