Логотип
Хәбәрләр

Ришат Төхвәтуллиннан сөенечле хәбәр!

«Подписчикларым, безнең сөенечле хәбәребез бар», ‒ дип шатлыгын уртаклаша артист.

Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин күптән түгел үзенең продюсерлык үзәген тәкъдим итте. Әминә Әхмәдъянова һәм Камил Вәлиев ‒ Ришат Төхвәтуллин лейблының беренче укучылары. Яңа продюсерлык үзәгенең төп максаты ‒ яшь талантларга музыкаль тәрбия бирү, аларны зур сәхнәгә әзерләү.

Әле чагыштырмача яңа үзәк булуга карамастан, артистның укучылары инде үзләренең беренче җиңүләре белән дә мактана ала.

«Подписчикларым, безнең сөенечле хәбәребез бар. Безнең беренче уңышларбыз ‒ «KAMAL» (Камил Вәлиев) «ЙОЛДЫЗЛЫК» конкурсында беренче урынга лаек булды, чын күңелдән бөтен гаиләсен котлыйм, алга таба танауны күтәрмәскә, тагы да күбрәк үз өстендә эшләргә», ‒ дип шатлыгын уртаклаша артист.

Без дә Ришатны һәм аның кечкенә йолдызчыкларын беренче уңышлары белән ихлас йөрәктән котлыйбыз, яңадан яңа үрләргә ирешүләрен телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк