Логотип
Хәбәрләр

Ришвәт алган өчен, балалар бакчасы мөдирен хөкем иткәннәр

Уфаның Дим районында ата-аналар һәм үз кул астында эшләүчеләрдән ришвәт алуда гаепләнгән элеккеге балалар бакчасы мөдирен ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. 2014-201...

Уфаның Дим районында ата-аналар һәм үз кул астында эшләүчеләрдән ришвәт алуда гаепләнгән элеккеге балалар бакчасы мөдирен ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

2014-2017 елларда 43 яшьлек хатын-кыз тәрбиячеләрдән даими рәвештә ришвәт таләп иткән. Ахыры начар тәмамлануыннан куркып, балалар бакчасы хезмәткәрләре җитәкче кушканнарны үтәгән һәм премия алган көнне акчаның бер өлешен аңа биргән. Ришвәтнең гомуми күләме 500 мең сумнан артып киткән. Моннан тыш, узган елда балаларын бакчага кабул иткән өчен аларның әти-әниләреннән көнкүреш техникасы һәм косметика кибетләренә 16 мең сумлык бүләк сертификатлары алган.

Хатын-кыз үз гаебен танымаган. Суд аны ике ел да өч айга гомуми режимлы төзәтү колониясенә хөкем иткән һәм 200 мең сум күләмендә штрафка тарткан. Ул шулай ук бер ел дәвамында педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә алмаячак.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк