Логотип
Хәбәрләр

Ризат Рамазанов билет уйната

Ризат Рамазанов үзенең инстаграмында кызыклы фото урнаштырды. Ризат шул фотога иң кызыклы исем уйлап табучыларга ике кешелек чакыру билеты бирәчәкбез, дип вәгъдә итә. Фотода аранжировщик-тавыш яздыру...

Ризат Рамазанов үзенең инстаграмында кызыклы фото урнаштырды. Ризат шул фотога иң кызыклы исем уйлап табучыларга ике кешелек чакыру билеты бирәчәкбез, дип вәгъдә итә. Фотода аранжировщик-тавыш яздыру осталары Марат Мухин белән Адель Хамзин. Берничә комментарийны сезгә дә тәкъдим итәбез.

«Абау, Марат, синдә дә бармы «Зинира-Ризат» приложениесы?»

«Бу ‒ минем хатын, бусы ‒ сөяркә. Юк, ялгышасың, бусы ‒ минем хатын, бу ‒ сөяркәм»

«Яна елга хатыннарына подарок сайлыйлар. Менә монсын алсаң ничегерәк булыр икән, юк менә монсын ал, ярамаган тагын аларга, арзанрак та матууууррак, та ике куянны бер юлы атасын сразу. Әйдә икесенә дә бер төслене алыйк, инкубатор чебиләре шикелле пардан йөрсеннәр. Хәзер «Татар җыры» җитә, шунда киеп барырлар матур кулмәкләрен. Әйдә шулай итик»

«Адель: Ооо, әллә хатының белән фотога төштең инде. Марат: Бәтәч, синең телефонында минем хатын нишли?»

Сез дә катнашыгыз, Рамазановлар концертына билет отырсыз, бәлки.

Автор: Г.Шәрәпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк