Хәбәрләр
Ризат Рамазанов күпме акча эшләгәнен сөйләде
TMTV телеканалының баш мөхәррире Алмаз Гыйльметдинов үзенең инстаграмында «25» дип аталган проект алып бара. Проектның чираттагы кунагы Ризат Рамазанов иде. Аңа бирелгән сорау-җавапларның кайберләре б...
TMTV телеканалының баш мөхәррире Алмаз Гыйльметдинов үзенең инстаграмында «25» дип аталган проект алып бара. Проектның чираттагы кунагы Ризат Рамазанов иде. Аңа бирелгән сорау-җавапларның кайберләре белән таныштырабыз:
- Гел позитив булуыгызның рецепты нәрсәдә?
- Яхшы хатын.
- Ничә костюмыгыз бар?
- 38.
- Хатының сагындырамы?
- Көн дә сагынам, хәзер дә сагынып утырам.
- Сез Зинира белән өйләнешкәнче аңа кем дип эндәшә идегез?
- Зинка.
- Зинира көнләшәме?
- Булгалый, мин душта булганда телефонның ачылган папкалары күренгәли.
- Артист булмаган булсагыз, кем булыр идегез?
- Мин авылда сөт җыяр идем.
- Ни өчен сезнең гаиләгез шундый классный?
- Чөнки без иртә белән классный дигән чәй эчәбез.
- Сезнең айлык керем күпме?
- Ике палка колбаса, сөт һәм батонга җитә торган.
Автор: Г.Шарапова
Фото: җырчының шәхси архивыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк