Ризат Рамазанов Мәдинәнең җонын ала
Ялларда җырчы Ризат һәм Зинира Рамазановлар Бакшортостан якларында кунакта булганнар. Ризат сарык йоны алу процессын видеога төшереп инстаграмына урнаштырган. «Хәерле көннәр! Без Башкортостанда. Конц...
Ялларда җырчы Ризат һәм Зинира Рамазановлар Бакшортостан якларында кунакта булганнар. Ризат сарык йоны алу процессын видеога төшереп инстаграмына урнаштырган.
«Хәерле көннәр! Без Башкортостанда. Концертта булганда безгә бер дустыбыз саулык бәкәй бүләк иткән иде, без аңа Мәдинә дип исем куштык. Менә Мәдинәмне бүген чәчтарашханәгә алып килдем, рәхәтләнеп ята, ике бәкәй дә алып килгән. Матур итеп прическалар ясыйбыз. Ә сез сарык йоннары алдыгызмы әле?», ди Ризат.
Бу видеога төрледән төрле комментарийлар язганнар, күбесе Ризатны хуплый, калганнары сарык йонын гади кайчы белән аласың дип орыша, ә кайберләре гомумән дә мондый видеодан канәгать түгел. «Тагын нәрсәләр төшереп куялар инде шул инстага. Шул кирәкме икән? Башкалардан калышмаска дип тиздән бәдрәфтә утырганнарын да төшереп куярлар инде... Күрәселәр бар әле», дип язылган бер комментарийда.
Автор: Г.Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
-
Камал театрының яңа бинасында беренче премьера!
-
43 нче Шаляпин фестивале тәмам!
Комментарий юк