Логотип
Хәбәрләр

Ризат Рамазанов: «Мин – кредитта, хатын –декретта»

Җырчы Ризат һәм Зинира Рамазановларның дуэт булып китүләре гаять кызыклы булган икән. Аңа кадәр Ризат Ильдар Ямалиев белән бергә Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләгән, аннары алар аерылып чыгалар. Риз...

Җырчы Ризат һәм Зинира Рамазановларның дуэт булып китүләре гаять кызыклы булган икән. Аңа кадәр Ризат Ильдар Ямалиев белән бергә Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләгән, аннары алар аерылып чыгалар. Ризатның юморга осталыгы булмаса да, Ильдар текстларын язган, Ризат җырлаган. Шулай итеп ике ел эшлиләр, беренче елны халык яратып йөри, икенче елда тамашачылар саны кими, эшләгән акчалары төркемне тәэмин итәргә дә җитми башлый.

Ризат болай йөрүнең файдасы юк икәнен аңлагач, сәхнәдән китәргә, кая да булса акчалы эшкә керергә планлаштыра башлый. «Мин – кредитта, хатын –декретта», дип шаярта Ризат. Шулвакыт Зинираның Уфадагы укытучысы концертына аларны парлап җырларга чакыра. Аларга әйбәт җыр тәкъдим итәләр, ләкин бәясеннән кыйммәтсенәләр, шунда Зинираның әнисе аларга бу җырны алып бирә. Шулай итеп алар парлап җырлап йөри башлыйлар.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк