Ризат Рамазанов: «Төнлә таксида акча эшләдем, Зинира янымда утырып йөрде»

Ризат Рамазанов Зинира белән кавышу тарихын «Шәһри Казан»га сөйләгән.

«Зинира белән биш ел буе бер университетта укыдык. Ул вакытта аның йөргән егете бар иде. Минем очрашып йөргән кызым булмады. Ничә ел буе бергә укыганнан соң, укуны тәмамлаганда гына якынайдык, тагын да дуслаштык. Язның шомырт чәчәк аткан чагы иде ул. Мин төнлә таксида акча эшләдем, Зинира янымда утырып йөрде. Дуслык әкренләп мәхәббәткә әверелде. Бер ай очраштык та, июнь аенда ул авылына кайтып китте. Мин дә туган ягыма кайтып киттем. Инде июльдә никах укыттык, сентябрь аенда туебыз гөрләп узды. Аллаһка шөкер, инде сигезенче ел матур гына яшибез», – дип бүлешкән Ризат Рамазанов.

Чыганак: Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1092
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Илсөя Бәдретдиновага: «Бәби алып кайт инде...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Останови огонь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы