Логотип
Хәбәрләр

Ркаил Зәйдулла "Интертат"та чыккан популяр татар китаплары рейтингын анализлады

(Казан, 20 февраль, "Татар-информ", Динә Шәмсетдинова, Ләйлә Хәкимова). "Интертат.ру" электрон газетасында чыккан популяр татар китаплары исемлеге  белән танышкач, шагыйрь, Тукай премиясе лауреаты Рка...

(Казан, 20 февраль, "Татар-информ", Динә Шәмсетдинова, Ләйлә Хәкимова). "Интертат.ру" электрон газетасында чыккан популяр татар китаплары исемлеге  белән танышкач, шагыйрь, Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла рейтингта алдынгы урыннарда барган Зифа Кадыйрова, Гүзәл Яхина, Гөлсинә Галимуллина иҗатына бәя бирде.

“Гөлсинә Галимуллина турында беренче ишетәм”, - диде шагыйрь.

Ркаил Зәйдулла фикеренчә, кешенең Зифа Кадыйрова китапларын яратып алуын бик гади аңлатырга мөмкин – теле җиңел һәм герой тормышлары тетрәндергеч итеп язылган. “Бу китапларны күбрәк хатын-кызлар укый. Алар үз тормышыннан канәгатьсез булып, “тормышы минекеннән начаррак икән” дип, күңелләрен юатып укый”, - дип исәпли ул.

Ркаил Зәйдулла Гүзәл Яхина китабы күп каршылыклы фикерләр уятса да, китапта катнаш никах мәсьәләләрен күтәрүен искәртте. Бу китапка бәяләмәләр каршылыклы булса да, ул андый әсәрләрнең яшәргә хаклары бар, дип исәпли.

Фәүзия Бәйрәмова китапларының  исемлекнең ахырында булуына Ркаил Зәйдулла гаҗәпләнми. “Фәүзия Бәйрәмова катлаулы темалар күтәрә, ә халыкка мавыктыргыч күренешләр кирәк”, – ди ул.

Шагыйрь әйтүенчә, кайбер авторлар бүгенге заман таләпләренә туры китереп язмый. “Рифә Рәхман катлаулы яза, күпчелек укучылар аны аңламый”, – дип исәпли шагыйрь.

Ркаил Зәйдулла әдәбиятны җыр сәнгате белән чагыштыра. “Өч нотага салып язылган җырны халык үлеп яратырга мөмкин, симфония-опера кебек җитди музыканы аңлау өчен зәвык, белем кирәк. Әдәбиятта да шулай. Яшьтән китап укып, текстын, символ-метафораларын аңламаса, җитди китапны укымаячак. Бу күренеш татар гына түгел, дөнья әдәбиятына да хас. Әдәбиятка мәхәббәтне мәктәптән үк уятырга кирәк, ә дәресләр кыскаруы белән бу максатка ирешү тагын да кыенлаша”, - ди ул.

Шагыйрь фикеренчә, сүз кыскара, кеше телефоннан социаль челтәрләрдә урнашкан кыска мәгълүматтан артык кабул итми. Яшьләр тормышны кыска төсле фото, видео яисә хат-хәбәрләр аша кабул итә. Үз чиратында, кыска мәгълүматны гына уку, кабул итү әсәрләр укылмавына, әдәбиятның кыскаруына, ахыр чиктә, бөтенләй югалуына китерергә мөмкин.
 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк