Логотип
Хәбәрләр

«Рәхәттә дә кыенда да мине ташламадыгы». Гүзәл Уразованы котлыйбыз!

Бүген Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың туган көне. Ул инде кичә үк бу хакта үзенең инстаграмында язып чыкты.

Бүген Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың туган көне. Ул инде кичә үк бу хакта үзенең инстаграмында язып чыкты.

«Иртәгә минем өчен яңа ел җитә! Тагын бер ел үтеп китте сезнең белән минем яраткан тамашачыларым! Узган елда барысы да булды! Яңа җырлар һәм клиплар, яңа шәһәрләр һәм күп кенә концертлар. Очышлар, абынулар, бәхет һәм төшенкелеккә бирелү. Мин сезгә мең рәхмәтлемен! Рәхәттә дә кыенда да мине ташламадыгыз. Быел мин Сезнең белән тормыш һәм иҗат белән күбрәк уртаклашачакмын! Әлегә мин 13 февральдә Татнефть-аренада узачак яңа концерт тамашасын әзерлим, иртәгә 8 гыйнвар көнне 19.00 сәгатьтә минем белән бергә Матур ТВ каналыннан минем узган елның Туган көн концертнын карагыз! Һәрвакыт Сезнең, Гүзәл», дип яза ул.

Туган көнең котлы булсын, Гүзәл!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кадерле Гүзәл!Туган көнең белән, чын күңелдән котлыйбыз!Сезне аерым котлап та булмый.Гүзәл-Илдар! Сәламэтлек, гаилә бәхете, ата-ана бәхете телим сезгә!Сезнең тирән мәгнәле иҗатыгыз бик күп кешеләргә яшәргә көч,дәрт бирә. Илһам чишмәгез саф, игелекле, тормыш сөеп, гаилә кадерен белеп яшәргә өйрәтә.Ул чишмә хәзер елга, яңа көчләр белән ургып аксын! Бөтен илне урап, илһам, нур, шатлык өләшеп йөрегәндә юлларыгыз уң, имин булсын! Гүзәл! Бүген синең шәхси һәм гаилә бәйрәмең. Син игелекле бала, изге ана, күркәм, матур, тугры тормыш иптәше, яхшы дус, зур хэрефтән языла торган Кеше, талант иясе. Талантлы Илдар белән иҗатларыгызны тулыландырып, ике елгадан диңгез ясыйсыз. Мин быел барган Краснодар, Ставрополье өлкәләрендә, Карачаево-Черкесиядә, Крымда милләттәшләребез сезне яратып тыңлыйлар, концерларыгызны карыйлар, сәлам әйтеп, хәтта бүләк тә биреп җибәрделәр.Кешеләргә биргән җан елысы, йөрәк ялкыны үзегезгә, гаиләгезгә иман нуры, шатлык булып барсын! Без сезне бик яратабыз, көтеп калабыз!