Логотип
Хәбәрләр

Роспотребнадзор мәктәп ашханәләрендә бары тик йодлы тоз гына кулланырга тәкъдим итте

Россия баш санитар табибы проекты нигезендә, мәктәп һәм техникум ашханәләрендә йод кушылмаган тоз куллану тыела. Роспотребнадзор РФ баш санитар табибының мәктәп һәм техникум ашханәләрендә йод кушылма...

Россия баш санитар табибы проекты нигезендә, мәктәп һәм техникум ашханәләрендә йод кушылмаган тоз куллану тыела.

Роспотребнадзор РФ баш санитар табибының мәктәп һәм техникум ашханәләрендә йод кушылмаган тоз куллануны тыюга бәйле карар проектын әзерләде. Документ федераль хокукый акт проектлары порталында дөнья күргән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Ризык һәм кулинар әйберләр әзерләгәндә йодлы тоз кулланылырга тиеш. Йод кушылмаган тоз файдалану тыела», ˗ диелә белем бирү учреждениеләрендә туклануны оештыруга карата санитар-эпидемиология таләпләренә үзгәрешләр кертүне күздә тоткан проектта.

Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова билгеләп үткәнчә, ризыкта йод күләмен арттыру балада калкансыман биз авыруын кисәтергә мөмкин. Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко да бөтен аш тозына мәҗбүри йод кушуны закон белән беркетергә тәкъдим итте.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк