Логотип
Хәбәрләр

Россельхознадзор кош гриппының беренче билгеләрен атады

“Йорт кошларының грипптан үлү ихтималы 80-100 процент”, - диде Идрис Гатин. Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт (Россельхознадзор) идарәсе бүген “Татар-информ”да узган ма...

“Йорт кошларының грипптан үлү ихтималы 80-100 процент”, - диде Идрис Гатин.

Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт (Россельхознадзор) идарәсе бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында кош гриппының беренче билгеләрен атады һәм санитария таләпләр турында аңлатты.

“Кош-корт сатып аласыз икән, аларны ким дигәндә 10-12 көн карантинда, ягъни башка кошларга кушмыйча тотарга кирәк. Безнең халык нишли? Бройлер чебиләр алып кайта да, кетәклеккә җибәрә. Каз да шунда, үрдәк тә, тавык та, - диде Россельхознадзор идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин. – Икенчедән, кош-корт алганда сатучыдан документларын таләп итәргә кыенсынмагыз. Кош-корт каян китерелгән, нинди фабрикадан, инкубатор хуҗасы кем, нинди күкәйдән чыккан, нинди вакциналар ясалган, нинди ветеринария эшкәртү процесслары узган? Бу – көлке түгел, авыз бер тапкыр пешкәч кенә өреп кабарга өйрәнгән без".

  • Узган ел Лаеш кошчылык фабрикасында кош гриппытабылган иде.

"Лаештан кош-корт алучылар әле бүген дә фабрика белән судлашып йөри. Мәсәлән,  “Яруллин” крестьян-фермер хуҗалыгы 100 мең сумлык зыян ясады үзенә. Судлар да булды, оттырдылар. Шуңа күрә, товар алган вакытта игътибарлы булырга кирәк. Кибеткә керсәк, азык-төлекне җитештерүчене дә, яраклылык вакытын да карыйбыз бит. Ә нигә 10, 20, 30 мең сумга кош-корт, хайванны бик җиңел генә алабыз. “Әйдә, тартмага сал” дибез дә, акчасын биреп, китеп барабыз. Бу бит чир дигән сүз. Кош гриппы - аеруча куркыныч вирус. Азык-төлек сатып алганда да игътибарлы булу соарада, һәр нәрсәнең документын карарга кирәк", - диде Гатин.

 

Идрис Гатин кош гриппының билгеләрен аерым басым ясап атады.

  • “Кош гриппының беренче билгеләре: йокымсырау, кикрикләр зәңгәрләнү, кош-кортның йөреше үзгәрү, эче китү, температурасы күтәрелү һәм гырылдый башлау. Соң чиктә  – үлем. Бүген бер чеби, өч көннән соң тагын берсе үләргә мөмкин. Йорт кошларының грипптан үлү ихтималы 80-100 процент".

Дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Чувашстаннан хәбәрләр килеп торганын да әйтте. "Биредә бер атна эчендә 50-60 баш кош-корт үлгән очраклар бар. Авыруның максималь инкубация периоды – 21 көн дибез. Күп очракта авыру 1-7 көннәрдә баш калкыта. Алда саналган билгеләр кош-кортта беренче көндә үк күзәтелергә мөмкин. Ә бер атна дигәндә инде, кош-кортның яртысы үлеп бетә”, - диде бүлек башлыгы.

Фото: Рамиль Гали/ архив, Салават Камалетдинов

Автор: Чулпан Шакирова

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк