Логотип
Хәбәрләр

Россия актерлары Камил Ларин белән Марат Бәшәров үзара татарча сөйләшәләр

Камил Ларин - Казан халыкара мөселман киносы фестивале кунагы. Актер Камил Ларин татарча ярыйсы гына белә, әмма Волгоград татарының сөйләмен башка татарлар татар теле буларак кабул итмиләр ди. Бүген...

Камил Ларин - Казан халыкара мөселман киносы фестивале кунагы.

Актер Камил Ларин татарча ярыйсы гына белә, әмма Волгоград татарының сөйләмен башка татарлар татар теле буларак кабул итмиләр ди. Бүген Казан мөселман киносы фестивале кысаларында үткәрелгән “Казан премьералары” программасында фестиваль кунагы шул хакта зарланып алды.

Россиянең кино һәм театр актеры, «Квартет И» комик театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Камил Ларин - Казан мөселман киносы фестивале кунагы. Кичә ул Казан тамашачысына үзе яңа төшкән фильмны – “Счастье! Здоровье!” комедиясен тәкъдим итте. Казанда ул Мәскәү премьерасыннан алдарак күрсәтелде. Бүген Казанда төшерелгән “Кире” фильмы презентациясендә катнашты. Камил Ларин татарча бик начар белгән Мәскәү татары ролен башкарудан тыш, фильм өчен җыр тексты да язган. Җырның көен Эльмир Низамов иҗат иткән.

Тамашачыларның сорауларына җавап итеп, Камил Ларин үзенең татарчасы әдәби булмавын, татарча сөйләшә башласа, тәнкыйть сүзләре ишетүен әйтте. “Ә менә Марат Бәшәров белән очрашсак, без гел татарча сөйләшәбез. Кемнең татарчасы ничегрәк – шуны барлыйбыз”, - диде ул.

Камил Ларин кинода үз исеме белән төшәргә яратуын әйтте. Соңгы арада гел татар кешесе ролен башкарырга туры килүен искә төшерде. “Счастье! Здоровье!” комедиясендә дә ул кияүнең атасы – татар бае ролен уйный. “Кире” фильмында да – Мәскәүдән кайткан татар маклеры ролендә.

Тамашачы Камил Ларинның фамилиясе тарихы белән дә кызыксынды. Әмма актер үз фамилиясе тарихын белми булып чыкты. Моны әтием дә, бабам да белми иде. Кайсыдыр бер бабабыз без яшәгән Волгоград якларында татарлар кыерсытылганда гаиләсен саклап калу өчен шушы фамилияне яздырткан. Фамилиянең Пушкинга бер катнашы юктыр дип беләм. Бабам “Евгений Онегинны укымагандыр”, - диде ул. Камил Ларин кызының Ләйсән, улының Данияр исемле булуын әйтте.

Бүген бер сәгатьтән Камил Ларин Казан кинофестиваленең кызыл келәменнән үтәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/10/171277/

 

 

Татар-Информ

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк