Логотип
Хәбәрләр

Россия көне уңаеннан чыккан роликта татар җыры вәкиле буларак Татарка күрсәтелгән

«Сбербанк»ның Россия көне уңаеннан чыгарылган видеоролигында татар телендә җырлаучы татар җырчысы буларак Татарка исеме астында чыгыш ясаучы Ирина Смелая күрсәтелгән. Әлеге ролик социаль челтәрләргә у...

«Сбербанк»ның Россия көне уңаеннан чыгарылган видеоролигында татар телендә җырлаучы татар җырчысы буларак Татарка исеме астында чыгыш ясаучы Ирина Смелая күрсәтелгән. Әлеге ролик социаль челтәрләргә урнаштырылган.

“Россиядә күп телләрдә сөйләшәләр. Үз туган телеңне белү – искелек калдыгы түгел. Россия эстрадасының яшь йолдызлары моны үз үрнәкләрендә расладылар”, - дигән сүзләр белән башлана ролик. Алга таба “Төрле милләт телләрендә җырлаучы эстрада йолдызлары” китерелә.

Исемлекне Татарка башлый. “Алтын” җыры белән шаулаган җырчы татар телендә рэпның ни дәрәҗәдә оригиналь була алуын күрсәтте”, - ди роликны төшерүчеләр.

Башкорт җыры вәкиле буларак Элвин Грей аталган һәм аның башкорт, рус телендә җырлавы билгеләп үтелгән, аның җырларын яшьләрнең яхшы кабул итүе әйтелгән.

Роликта бурят җырчысы, “Бурят эстрадасының иң матур аяклары” титулы иясе Мэдэгма Доржиева, адыгей җырчысы Анжелика Нечесова, саха этноҗырчысы Юлиана Кривошапкина композицияләреннән өзекләр урын алган.

“Гаҗәеп, никадәр колоритлы һәм күп төрле безнең илебез!” – дигән сүзләр белән тәмамлана ролик.

  • Википедиядәге мәгълүматлар буенча, Ира Смелая 1991 елда Яр Чаллы каласында туган. 16 яшьтән аерым яши, 20 яшендә Санкт-Петербург шәһәренә күченгән. Элек «Fashion Trashon» шоуын алып барган, хәзер исә видеоблог алып бару белән мәшгуль. «Семейка» (КликКлак), «Узнай-ка» (IlichShow) видеопроектларын алып бара.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк