Логотип
Хәбәрләр

Россия халкы ирләрнең - 60, хатын-кызларның 55 яшьтән пенсиягә чыгуын уңай бәяли

(Казан, 11 май, “Татар-информ”. HeadHunter белгечләре сораштыруында катнашкан Россия халкының яртысыннан күбрәге хәзер гамәлдә булган пенсиягә чыгу яшен уңай бәяли. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Ко...

(Казан, 11 май, “Татар-информ”. HeadHunter белгечләре сораштыруында катнашкан Россия халкының яртысыннан күбрәге хәзер гамәлдә булган пенсиягә чыгу яшен уңай бәяли. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Компания барлыгы 7,8 мең кешедән сораштыру үткәргән. Катнашучыларның 35 проценты пенсия яшен киметүгә үз фикерен әйткән, ә нибары 6 процент кеше пенсиягә соңрак чыгарга риза булуларын белдергән.

Пенсия яшен арттыру мәсьәләсе Россия Дәүләт Думасына Премьер-министр вазифасына билгеләнгән вакытта Дмитрий Медведев тарафыннан күтәрелде.

Татарстаннан билгеләнгән Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов “Татар-информ” агентлыгына белдергәнчә, әлеге карар пенсия күләмен арттырырга ярдәм итәчәк. “Икътисадчы, башкарма хакимиятнең дәүләт секторында эшләүче кеше буларак, минем позиция шундый: бу сорау ничек кенә эмоциональ булмасын, пенсия яшен озайту турында карар кабул итәргә кирәк. Пенсиягә чыккан вакытта, хезмәт хакының 40 процентыннан да түбән булган пенсия алуга юл куя алмыйбыз. Һичьюгы шуның өчен булса да”, - дип белдерде Айрат Фәррәхов “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк