Логотип
Хәбәрләр

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе ураза уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин ураза уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать белән чыкты. «Һәр мөселман кешесе...

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин ураза уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать белән чыкты.

«Һәр мөселман кешесе Рамазан аенда дин кардәшләре белән тагын да якынаюын, өммәтнең берләшүен тоя. Шуның белән бергә, мин һәрбер мөселманны кылган гамәлләре, рухи юмартлыгы һәм шәфкатьлелеге белән диндәшләре арасында бердәмлекне ныгытырга чакырам. Туганнарыбыз, дусларыбыз, күршеләребез һәм хезмәттәшләребез Рамазан аеның бәрәкәтен һәм үзгә рухын тойсын өчен, күпләрегезнең әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм кулы сузарга хәленнән килә. Үзләренең йорт-җирләрен калдырып китәргә мәҗбүр булу аркасында бу көннәрдә төрле кыенлык һәм газаплар кичерүче миллионлаган диндәшләребез хакында да онытмыйк. Гөнаһсыз сабыйларның йөзләре елмаюдан балкысын, ә аналарның йөрәге шатлык белән тулсын өчен, Рамазан ае янәшәбездәге һәм бездән меңнәрчә чакрым ераклыктагы изелеп яшәүче, җәберләнгән кешеләрнең хәлләрен бераз гына булса да җиңеләйтсен һәм аларга куаныч китерсен иде.

Изге ураза аенда күңелләребездә гаделлек, эчкерсезлек, шәфкатьлелек, игелек кебек иң яхшы сыйфатлар уянсын, йөрәкләребез иман нуры белән тулсын иде. Җир йөзендә яшәүче һәр мөселман кешесенең өендә тынычлык, иминлек, үзара аңлашу хөкем сөрсен, Аллаһы Тәгаләнең исеме телгә алынсын, изге Коръән аятьләре яңгырасын», диелә мөрәҗәгатьтә.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк