Логотип
Хәбәрләр

Россия мәктәпләрендә кешеләрне тану системасын гамәлгә кертергә җыеналар

Системаның төп максаты – куркынычсызлык. Ул видеоидентификация системасы аша контрольдә тотылачак, дип искәртә Ольга Васильева. (Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләр...

Системаның төп максаты – куркынычсызлык. Ул видеоидентификация системасы аша контрольдә тотылачак, дип искәртә Ольга Васильева.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә кешеләрне тану системасын гамәлгә кертергә ниятли. Бу хакта ТАСС агентлыгы ведомство башлыгы Ольга Васильевага сылтама ясап хәбәр итә.

  • Системаның төп максаты – куркынычсызлык. Ул видеоидентификация системасы аша контрольдә тотылачак.

«Хәзерге вакытта бездә сак системаларының дистәләгән варианты бар. Әмма идентификация системасы ышанычлы булуы белән бергә, арзанрак та», - ди Ольга Васильева.

Министр шулай ук уку йортларының административ өлешендәге барлык процессларның (эш башкару һәм бухгалтерия) электрон форматка күчәчәген искәртте. Бүгенге көндә ул мәктәп журналлары һәм укучыларның көндәлекләренә карата кулланыла. 

Фото: pixabay.com

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк