Логотип
Хәбәрләр

Россия тарихыннан баш тартырга кирәк - Марат Гатин

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Тарих фәннәре кандидаты, Казан (Идел буе) Федераль Университеты доценты Марат Гатин сүзләренчә, Россия тарихыннан баш тартырга кирәк. Мәктәпләрдә гом...

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Тарих фәннәре кандидаты, Казан (Идел буе) Федераль Университеты доценты Марат Гатин сүзләренчә, Россия тарихыннан баш тартырга кирәк. Мәктәпләрдә гомум кешелек тарих укытылырга тиеш, диде ул “Татар хакимлеге: җәбер” Түгәрәк өстәлендә.

Түгәрәк өстәл бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты М.А.Усманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыгын тикшерү үзәгендә үтте.

Марат Гатин сүзләренчә, Россия тарихы балаларга кирәк тә, кызык та түгел. “Мәктәпләрдә гомум кешелек тарих укытылырга тиеш, Россия тарихын читкә калдырып торырга кирәк”, - диде ул.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк