Россиядә 1 июльдән ипотека кредитлары һәм транспорт чаралары, ял һәм бәйрәм көннәрендә эшләү һәм төзелеш белән бәйле үзгәрешләр кертелде.

Россиядә 1 июльдән ипотека кредитлары һәм транспорт чаралары, ял һәм бәйрәм көннәрендә эшләү һәм төзелеш белән бәйле үзгәрешләр кертелде. 

ЖКХ тарифларына бәя арту

Быел 1 июльдән коммуналь тарифларның бәяләре артты. Ил буенча уртача күрсәткечләр 4 проценттан артмаячак.

Коммуналь тарифларга бәя Санкт-Петербург һәм Якутиядә– 6 процентка, Кемерово өлкәсендә һәм Башкортстанда – 5,9 процентка; Мәскәү, Киров һәм Новгород өлкәләрендә – 5,5 процентка артачак, дип хәбәр иткән иде РИА Новости. Коммуналь түләүләрнең иң түбән үсеше Төньяк Осетиядә һәм Новосибирск өлкәсендә күзәтелә – 3 процент.

Әлеге мәсьәлә Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә күтәрелде. Ул вакытта комитет рәисе Марат Зарипов 2018 елда Татарстан буенча күрсәткеч 4,2 процентны тәшкил итәчәк, дип хәбәр иткән иде.

Бюджеттагылар “Мир” картасына күчә

1 июльдән Россиянең бюджет тармагында эшләүчеләр һәм студентлар хезмәт хакын яки дәүләт стипендиясен бары тик “Мир” картасына гына алачак. Бу “Милли түләү системасы турындагы” Федераль законда күрсәтелгән. Дәвамын укыгыз..

Автор: Диана АВАКЯН, sntat.ru

интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
411
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәнәфи Бәдигыйны соңгы юлга озаттылар
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы