Логотип
Хәбәрләр

Россиядә «ата капиталы» барлыкка килергә мөмкин

Россия Иҗтимагый палатасы «Ата капиталы» - гаиләдә өченче бала туганда тапшырылачак субсидия кертергә тәкъдим итте. Бу хакта чәршәмбе көнне «Известия» басмасы Россия Иҗтимагый палатасының гаиләгә, а...

Россия Иҗтимагый палатасы «Ата капиталы» - гаиләдә өченче бала туганда тапшырылачак субсидия кертергә тәкъдим итте. Бу хакта чәршәмбе көнне «Известия» басмасы Россия Иҗтимагый палатасының гаиләгә, аналарга һәм балаларга ярдәм итү комиссиясе докладына сылтама белән хәбәр итә.

Газета мәгълүматлары буенча, субсидия өченче бала туганда биреләчәк. Биредә балаларның бер гаиләдә тууы һәм бер гаиләдә тәрбияләнүе, әти-әниләренең теркәлгән никахта булу шарт.

«Ата капиталы» ана капиталы буенча түләүләрне алыштырмый. Ә суммасы ана капиталы түләүләре кебек булачак. Ана капиталы суммасы 2017 елдан 453 мең сум тәшкил итә.

Проект авторы, Россия Иҗтимагый палатасының гаилә, аналар һәм балаларга ярдәм итү комиссиясе рәисе урынбасары, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Сергей Рыбальченко сүзләренә караганда, «бу финанс ярдәме генә түгел, ә җаваплы ата булуга, күп балалы гаиләнең иминлегенә дә ярдәм итә».

Яңа чаралар комплексын гамәлгә ашыруга беренче этапта Ерак Көнчыгыш, Калининград өлкәсе, Севастополь һәм Кырымны кертү планлаштырыла. Икенче этапта проектка Үзәк һәм Төньяк-Көнбатыш федераль округлары кушылырга тиеш. Йомгаклау этабында инде Россиянең калган төбәкләре кушылачак.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/29/187144/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк