Логотип
Хәбәрләр

Россиядә бала туу ун ел эчендә 10 процентка кимегән

Россиядә бала туу ун ел эчендә 10 процентка кимегән Үлем-китем кимү илдә халык саны кимүеннән коткара алмый. (Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). 2017 елда Россиядә бала туу соңгы 10 ел эчендә и...

Россиядә бала туу ун ел эчендә 10 процентка кимегән

Үлем-китем кимү илдә халык саны кимүеннән коткара алмый.

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). 2017 елда Россиядә бала туу соңгы 10 ел эчендә иң түбән күрсәткечкә тәгәрәгән. Бер ел эчендә илдә 1,69 млн бала туган, бу 2016 ел күрсәткеченнән 10,7 процентка түбән.

Дәүләт федераль статистика хезмәте мәгълүматлары буенча, үлем-китем дә кимегән, шулай да ул бары 3 процентка гына. Әмма бу илдә халык саны кимүеннән коткара алмый. 

Бала тууының кимүе, Чечнядан кала, Россиянең барлык төбәкләрендә дә күзәтелә. Чечняда бала туу исә узган елгы дәрәҗәдә калган.

Шуңа да карамастан, ел нәтиҗәләре буенча Россиядә гомуми халык саны 146,804 миллионнан  146,877 миллионга кадәр арткан. Бу, асылда, башка илләрдән, Украинадан, Таҗикстаннан, Казахстаннан, Үзбәкстаннан һәм Кыргызстаннан мигрантлар килү белән бәйле.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк