Логотип
Хәбәрләр

Россиядә Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру тәртибенә үзгәрешләр кертелде

Россиядә 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен дәүләт аттестациясен үткәрү тәртибе үзгәрде. Бу хакта Россия мәгариф күзәтчелеге хезмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә. Йомгаклау аттестациясе сроклары төгәл...

Россиядә 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен дәүләт аттестациясен үткәрү тәртибе үзгәрде. Бу хакта Россия мәгариф күзәтчелеге хезмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Йомгаклау аттестациясе сроклары төгәл билгеләнде – вакытыннан алда, төп һәм өстәмә вакыт була.

Хәзер 9 сыйныф укучылар Дәүләт йомгаклау аттестациясенә февральнең икенче чәршәмбесендә үткәрелә торган рус теленнән әңгәмәне уңышлы узган очракта гына кертелә. Бу сынауны уза алмаучылар яки билгеле сәбәпләр аркасында бу көнне килмәүчеләр өчен өстәмә көн билгеләү карала.

11 сыйныф укучылары биш тел – инглиз, француз, немец, испан яки кытай телләре буенча Бердәм дәүләт имтиханы бирә ала. Моннан тыш, укучылар информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре буенча БДИ бирә алачак.

Яңа үзгәрешләр буенча чыгарылыш укучылары математика буенча Бердәм дәүләт имтиханының бер дәрәҗәсен генә сайлый ала. Әмма укучы канәгатьләнерлек нәтиҗәсенә ирешә алмаса, сайлаган дәрәҗәне үзгәртә һәм өстәмә срокларда математика буенча кабат имтихан бирә ала.

Россия мәгариф күзәтчелеге хезмәте 2019 елда имтиханнар үткәрү пунктларына БДИ биремнәре Интернет аша җибәреләчәк, дип хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк