Логотип
Хәбәрләр

Россиядә өченче тапкыр Зур этнографик диктант уздырыла

2 ноябрьдә Россиянең барлык төбәкләрендә этнографик диктант язалар. Быел диктант язарга Кыргызстан, Таҗикстан, Молдавия кебек БДБ илләре дә кушылган. Бу хакта Татарстан Халыклар ассамблеясе һәм Дуслык...

2 ноябрьдә Россиянең барлык төбәкләрендә этнографик диктант язалар. Быел диктант язарга Кыргызстан, Таҗикстан, Молдавия кебек БДБ илләре дә кушылган. Бу хакта Татарстан Халыклар ассамблеясе һәм Дуслык йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Диктантка 45 минут вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә 30 тест биремен үтәргә кирәк. Анда 20 федераль һәм 10 төбәк соравы кертелгән. Акция төбәк мәйданчыкларында һәм онлайн узачак. Диктант язуда белем, социаль катлам, дин һәм гражданлык исәпәкә алынмый. Акциядә рус телен белүче һәр кеше катнаша ала.

зур этнографик диктант өченче тапкыр үткәрелә. 2017 елда акциядә Россиядә һәм чит илләрнең 2600 мәйданчыгында 367 мең кеше катнашты. Проектны Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты ярдәмендә Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык белән Удмуртия Илкүләм сәясәт министрлыгы үткәрә.

Фото: Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк