Логотип
Хәбәрләр

Россиядә дүрт миллион кешенең минималь хезмәт хакы артачак

2020 елда минималь хезмәт хакын 850 сумга арттырырга җыеналар. 2020 елда минималь хезмәт хакы күләмен 850 сумга арттырып, 12 130 сумга җиткерергә мөмкиннәр. Бу хакта Хезмәт министрлыгының агымдагы ел...

2020 елда минималь хезмәт хакын 850 сумга арттырырга җыеналар.

2020 елда минималь хезмәт хакы күләмен 850 сумга арттырып, 12 130 сумга җиткерергә мөмкиннәр. Бу хакта Хезмәт министрлыгының агымдагы елның икенче кварталына яшәү минимумының яңа проектына сылтама белән “Российская газета" яза. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Басма мәгълүматлары буенча Россиядә якынча дүрт миллион кешенең минималь хезмәт хакы артачак.

Минималь хезмәт хакы эшләүче кешенең яшәү минимумы белән тигез күләмдә булырга тиеш. Ул елына бер мәртәбә, узган елның икенче кварталның яшәү минимумына кадәр индексацияләнә. Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин белдерүенчә, гадәттә бу вакыт өчен күрсәткеч еллык күрсәткеч белән тигез була.

Хезмәт министрлыгы проекты буенча җәмәгатьчелек белән фикер алышу төгәлләнгәч, документ имзаланачак яки берникадәр үзгәртеләчәк.

tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк