Логотип
Хәбәрләр

Россиядә Ел футболчысының исеме билгеле булды

Санкт-Петербургның «Зенит» клубы һәм футбол буенча Россия җыелма командасы һөҗүмчесе Артем Дзюба «Футбол» атналыгы традицион рәвештә үткәрә торган сораштыру нәтиҗәләре буенча Россиядә 2018 елның иң ях...

Санкт-Петербургның «Зенит» клубы һәм футбол буенча Россия җыелма командасы һөҗүмчесе Артем Дзюба «Футбол» атналыгы традицион рәвештә үткәрә торган сораштыру нәтиҗәләре буенча Россиядә 2018 елның иң яхшы уенчысы дип табылды. Бу турыда «Интерфакс»агентлыгы хәбәр итте.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча Артем Дзюба 614 очко җыйган. Мәскәүнең ЦСКА клубы капкачысы Игорь Акинфеев (245) — икенче, шул ук команданың сакчысы Марио Фернандес (215) өченче урында.

2018 елда үткәрелгән сораштыруда барлыгы 40 футболчының исеме телгә алынган. Аларның сигезе - «Зенит», тагын сигезе - «Локомотив», җидесе – ЦСКА, алтысы «Спартак» командаларында чыгыш ясый. Узган елда «Спартак» ярымсакчысы Квинси Промес (ул хәзерге вакытта Испаниянең «Севилья» клубында уйный) иң яхшы футболчы дип табылган иде. 

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк