Логотип
Хәбәрләр

Россиядә кайсы һөнәр ияләре 75 мең сумнан артык хезмәт хакы ала?

Экспертлар икътисадның 27 тармагына анализ ясады. Россия халкының 12 проценты 75 мең сумнан артык хезмәт хакы ала. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Экспертлар икътисадның 27 тармагына анализ ясады, а...

Экспертлар икътисадның 27 тармагына анализ ясады.

Россия халкының 12 проценты 75 мең сумнан артык хезмәт хакы ала. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Экспертлар икътисадның 27 тармагына анализ ясады, аларның керемнәрен өйрәнде. Әйтик, файдалы казылмалар чыгару (37%), балыкчылык (34%) һәм финанслар (33%) өлкәсендә эшләүчеләрнең өчтән береннән артыгы 75 мең сумнан артык акча ала.

Моннан тыш, югары хезмәт хаклары "IT, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр" һәм "профессиональ, фәнни һәм техник эшчәнлек" тармакларында эшләүчеләр ала.

Җиңел сәнәгать өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары иң түбән — хезмәткәрләрнең 30 процентан артыгы аена 15 мең сумнан да ким хезмәт хакы ала. Мәгариф, авыл һәм урман хуҗалыгы, кунакханә һәм ресторан бизнесында эшләүчеләр дә шундый ук күләмдә акча ала.

интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк