Логотип
Хәбәрләр

Россиядә «кышкы әбиләр чуагы» булачак

Россиянең көнбатыш һәм көньяк өлешенә субтропик антициклон килде, ул якын көннәрдә төньякка таба киңәюен дәвам итәчәк. Синоптиклар сүзләренчә, бу атнада Үзәк Россиядә яшәүчеләрне «кышкы әбиләр чуагы»...

Россиянең көнбатыш һәм көньяк өлешенә субтропик антициклон килде, ул якын көннәрдә төньякка таба киңәюен дәвам итәчәк. Синоптиклар сүзләренчә, бу атнада Үзәк Россиядә яшәүчеләрне «кышкы әбиләр чуагы» көтә – һава температурасы +5..+7 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Метеовести»га сылтама белән хәбәр итә.

«Моның сәбәпчесе - субтропик антициклон. Ә аның перифериясендәге агымнар Россиягә җылы һава массаларын алып килүен дәвам итәчәк», - дип искәртә портал.

Кичә Туапсе һәм Симферопольдә термометрның терекөмеш баганасы бу чор өчен хас булмаган +22 градуска кадәр күтәрелгән, Карачай-Черкесия Республикасының кайбер районнарында һәм Кубаньда максималь температура рекордлары теркәлгән.

Фото: Михаил Захаров/фото

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк