Логотип
Хәбәрләр

Россиядә метрода инвалидлар, өлкәннәр һәм көмәнле хатыннарга урын бирү мәҗбүри булачак

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Россиядә метрода пассажирларын инвалидлар, өлкәннәр, балалы пассажирлар һәм көмәнле хатыннарга урын бирергә мәҗбүр итәргә ниятлиләр. Норматив хокукый актлар проектл...

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Россиядә метрода пассажирларын инвалидлар, өлкәннәр, балалы пассажирлар һәм көмәнле хатыннарга урын бирергә мәҗбүр итәргә ниятлиләр. Норматив хокукый актлар проектлары порталында шул хактагы мәгълүмат дөнья күргән.

Россия Транспорт министрлыгы метрополитеннан файдалануның бердәм кагыйдәләре проектын әзерләгән.

«Пассажирлар поезд вагоннарында инвалидлар, өлкән яшьтәге кешеләр, балалы пассажирлар һәм көмәнле хатыннарга урын бирергә тиеш», - диелә документта.

Шулай ук «поезд вагоны, эскалаторлар, станцияләр һәм станцияара кичүләрдә» балаларны коляскаларда йөртүне закон нигезендә тыярга тәкъдим итәләр.

Әгәр проект үз көченә керсә, пассажирларга метрода язма рөхсәттән башка төрле чаралар үткәрүне тыячаклар. Биредә музыка кораллары белән чыгыш ясау хакында сүз бара.

Ведомство шулай ук метрополитен администрациясенең язма рөхсәтеннән башка эшкуарлык һәм башка эшчәнлекне, хәер сорашуны һәм учак ягуны тыярга ниятли. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк