Логотип
Хәбәрләр

Россиядә смартфоннарга салым кертелерме?

  Россиядә IMEI кодлары (мобиль җайланманың халыкара идентификаторы) булган барлык җайланмалар өчен дә түләүле  теркәү кертергә планлаштыралар. Бу исемлеккә смартфоннардан башлап, су счетчикларының...

 
Россиядә IMEI кодлары (мобиль җайланманың халыкара идентификаторы) булган барлык җайланмалар өчен дә түләүле  теркәү кертергә планлаштыралар. Бу исемлеккә смартфоннардан башлап, су счетчикларының кайбер төрләренә кадәр керә. Әлеге закон проектын Дәүләт Думасына Федерация Советының конституцион закон чыгару комитеты Людмила Бокова кертәчәк. Бу хакта РБКга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. 

Аны кабул иткән очракта, 2020 елның 1 февраленнән алып чит илдә сатып алынган гаджетларны берничә ай эчендә дәүләт хезмәтләре порталында теркәү мәҗбүри булачак. Шулай ук 100 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә кирәк булачак. 

Тулысынча интертаттан укыгыз

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк