Логотип
Хәбәрләр

Россиядә Студентлар көне билгеләп үтелә

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Казанда Студентлар көне билгеләп үтеләчәк. «Visit Tatarstan» эш программасы белән Татарстан башкаласына килгән Россия Президенты Владимир Путин студентлар кл...

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Казанда Студентлар көне билгеләп үтеләчәк. «Visit Tatarstan» эш программасы белән Татарстан башкаласына килгән Россия Президенты Владимир Путин студентлар клубларының «Бергәләп алга!» дип исемләнгән форумында катнашачак. Форумга Россиянең 38 төбәгеннән 5 меңләп студент килә. Путин югары уку йортлары студентлары каршында лекция укыр, дип көтелә.

Россия күләмендәге әлеге форум «Татнефть-Арена»да зур концерт белән тәмамланачак. «Звери» төркеме, Юлиана Караулова, «Банд' Эрос» төркеме чыгыш ясаячак. Концертны Россия Президентының каравы да планлаштырыла.

Россиядә Студентлар көне барлыгын белмәүче һәм 25 гыйнварда әлеге бәйрәмне билгеләп үтми торган студент юктыр, мөгаен.

Россия Президенты тарафыннан 2005 елның 25 гыйнварында кабул ителгән «Россия Студентлар көне турында»гы 76нчы Указ Россия студентларының «һөнәри» бәйрәмен рәсми рәвештә раслады.

Яңа стиль буенча 25 гыйнварда билгеләп үтелә торган Татьяна көнендә, 1755 елда патшабикә Елизавета Петровна «Мәскәү университетын гамәлгә кую турында»гы указны имзалый һәм Татьяна көне рәсми рәвештә университет көненә әверелә. Бу чорда ул Мәскәү университетына Нигез салынган көн дип атала. Башта бу бәйрәм бары тик Мәскәүдә генә билгеләп үтелә.

Бәйрәмнең тарихы үзенең тамырлары белән ерак үткәннәргә барып тоташса да, аның традицияләре бүгенге көндә дә сакланып калган. Студентлар моннан 100 ел элек тә аны киң колач белән билгеләп үтсә, XXI гасырда да аны бик күңелле итеп, шаулап-гөрләп бәйрәм итә, диелә Calendar .ru сайты хәбәрендә. 

татар-информ

Фото: архив/Султан Исхаков

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк