Логотип
Хәбәрләр

Россиядә урланган телефоннарны блокировкалый башлаулары ихтимал

Россиядә кешеләрнең барлык мобиль җайланмалары үзенчәлекле код буенча махсус системада теркәлергә тиеш була. (Казан, 2 июль, “Татар-информ”). Россия хөкүмәте урланган телефоннарны блокировкаларга ярд...

Россиядә кешеләрнең барлык мобиль җайланмалары үзенчәлекле код буенча махсус системада теркәлергә тиеш була.
(Казан, 2 июль, “Татар-информ”). Россия хөкүмәте урланган телефоннарны блокировкаларга ярдәм итә торган махсус программа булдыруны планлаштыра. Бу хакта РБК хәбәр итә.
 
Әлеге тәкъдимне Федерация Советының мәгълүмат җәмгыятен үстерү буенча вакытлы комиссия утырышында караганнар һәм хуплаганнар.
 
Проект кысаларында Россия кешеләренең барлык мобиль җайланмалары IMEI үзенчәлекле коды (мобиль җайланмаларның халыкара идентификаторы) буенча махсус системада теркәлергә тиеш булачак.
 
Теләсә-кайсы элемтә салонында яисә махсус порталда теркәлергә мөмкин. Тәкъдим авторлары һәр телефонны сим-картага бәйләргә тәкъдим итә. Урланган очракта телефон хуҗасы соравы буенча система элемтә операторына мәгълүматларны тапшыра, аннан соң оператор хезмәт күрсәтүне ткутатырга тиеш була.
 
Шулай ук программа эшли башлаганнан соң берничә ел үткәч, базада булмаган җайланмаларны сүндерергә тәкъдим итәләр. 

Фото: pixabay.com

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк