Логотип
Хәбәрләр

Россиягә кире кайтуыңны уйла...

Кире кайту проблемалы булачак

 

Ростуризм гражданнарны Россиягә каршы санкция керткән илләргә бармаска чакырды.  "Бу илләргә бару кире Россиягә кайтканда проблемалар китереп чыгарырга мөмкин», — дип белдерде ведомство башлыгы Зәринә Догузова. Моннан тыш, Ростуризм туроператорлардан Россиягә каршы санкция керткән илләргә турлар сатуны туктатырга сорады. Исегезгә төшерәбез, 27 февральдә Көнбатыш илләре РФ өчен һава киңлеген яба башлады. Кичә 36 илнең һава юллары ябылуы билгеле булды.

Фото Fonwal

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк