Логотип
Хәбәрләр

Россиягә кыргый полиовирус инфекциясе керү ихтималы бар

Марина Патяшина Нигерия, Һиндстан, Пакъстан, Әфганстан һәм Таҗикстан кебек илләрдән полиомиелит белән авыручы кешеләр керергә мөмкинлеген искәртте. Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифулли...

Марина Патяшина Нигерия, Һиндстан, Пакъстан, Әфганстан һәм Таҗикстан кебек илләрдән полиомиелит белән авыручы кешеләр керергә мөмкинлеген искәртте.

Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Россиядә бер инфекция кабыну мөмкинлеген белдерде. Берничә илдән Россиягә, шул исәптән, Татарстанга кыргый полиовирус керү ихтималы бар. Бу хакта Марина Патяшина бүген Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта хәбәр итте.

Кыргый полиовирусны биш илдән килүче гражданнар кертергә мөмкин. “Полиомиелит буенча вазгыять имин булмаган илләрдән кыргый полиовирус керү куркынычы янавын беләбез. Татарстанда полиомиелитның 1995 елдан бирле теркәлгәне булмады. Әмма Нигерия, Һиндстан, Пакъстан, Әфганстан һәм Таҗикстан кебек илләрдән полиомиелит белән авыручы кешеләр керергә мөмкин”, - дип Марина Патяшина инфекциягә дучар булмас өчен прививкалар ясату заруриятен истә тотарга киңәш итте. Ул, бу чир керә калса, полиомиелитка каршы прививкасы булмаган балалар һәм олыларның сәламәтлеге куркыныч астында булуын әйтте.

Марина Патяшина, шулай ук, быел футбол буенча дөнья чемпионатына киләчәк җанатарлар һәм башкаларны ниндидер инфекцияләр белән авыру-авырмавына, прививкалары булу-булмауга махсус тикшерү үткәрелмәвен дә билгеләп узды.

татар-информ



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк