Логотип
Хәбәрләр

Россиялеләргә өстәмә ял көтелә

Башка чыганаклардан мәгълүм булганча, диспансеризация узу өчен эштән азат итүнең төрле вариантлары эшләнелә. Исегезгә төшерәбез, июль башында Россия Хөкүмәте премьер-министры Дмитрий Медведев 2019 һә...

Башка чыганаклардан мәгълүм булганча, диспансеризация узу өчен эштән азат итүнең төрле вариантлары эшләнелә.

Исегезгә төшерәбез, июль башында Россия Хөкүмәте премьер-министры Дмитрий Медведев 2019 һәм 2020 елларда Бөтенроссия диспансеризациясен үткәрү турындагы боерыкка кул куйды. Вице-премьер Татьяна Голикова сүзләренә караганда, быел диспансерлаштыруны 62 миллион кеше узарга тиеш. «2018 елда 21 миллион кеше булуын исәпкә алсак, бу шактый зур сан», - дип билгеләп үтте Голикова.

Диспансеризациянең максаты - халыкның сәламәтлеген саклау. Чөнки авыруны соңыннан дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк. Хакимият бу процесска россиялеләрне максималь рәвештә җәлеп итәргә тели, иртә стадияләрдә үлем белән тәмамланган куркыныч авыруларны - инсульт һәм инфарктларга китерүче онкология һәм йөрәк авыруларын гына түгел, башка авыруларны да ачыкларга мөмкинлек туа.

РФда 2025 елга кадәр сәламәтлек саклау үсеше стратегиясендә, 2013-2017 елларда диспансерлаштыруны 213,6 миллион россияле узды, дип билгеләп үтелә. Тикшерелгән кешеләрнең 30% ы дәвалауга мохтаҗ икән. Шуңа бәйле рәвештә Сәламәтлек саклау министрлыгы диспансеризация үткәрү тәртибен актуальләштерде: 40 яшьтән башлап кешеләр аны елга бер тапкыр үтәргә тиеш. Моңа кадәр - өч елга бер тапкыр үткәрелде. Елга бер тапкыр пенсионерлар һәм булачак пенсионерлар да тикшерү уза. Моның өчен эш бирүче вазифаларын һәм урта хезмәт хакын саклап калып, ике ял көне бирергә тиеш.

Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясе проректоры Александр Сафонов фикеренчә, диспансерлаштыруга бер генә түгел, ә ике-өч көн бирү вариантын да күз алдында тотарга мөмкин дип фаразлана.

Г.Ярмиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк