Логотип
Хәбәрләр

Россиянең халык артисты вафат

Россиянең халык артисты Михаил Асафов вафат Актер үзенең иҗат карьерасында «День чудесных обманов», «Касатка», «Мера за меру», «Алые паруса» һ.б. спектакльләрдә төп рольләр башкарган.   (Казан,...

Россиянең халык артисты Михаил Асафов вафат

Актер үзенең иҗат карьерасында «День чудесных обманов», «Касатка», «Мера за меру», «Алые паруса» һ.б. спектакльләрдә төп рольләр башкарган.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). 13 сентябрьдә Россиянең халык артисты, Евгений Евстигнеев исемендәге премия лауреаты Михаил Асафов 67 яшендә вафат булды. Бу хакта Владимир академия драма театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Артист белән хушлашу чарасы 17 сентябрьдә Владимир академия драма театрында узачак. Мәскәү художество академия театры мәктәп-студиясен тәмамлаганнан соң, Михаил Асафов 1977 елда Владимир өлкә драма театрында эшли башлаган. Актер гастрольләрдә күп йөргән. Аны Россия һәм БДБ илләренең күп кенә шәһәрләре, шулай ук Чехия һәм Германия тамашачылары яхшы белгән.

Актер үзенең 41 елга сузылган иҗат карьерасында «День чудесных обманов», «Касатка», «Мера за меру», «Алые паруса», «Белая болезнь», «Оптимистическая трагедия», «Лес», «Без вины виноватые», «Милый друг», «Мольер» һ.б. спектакльләрдә төп рольләр башкарган.

Моннан тыш, Асафов фильм һәм сериалларда да (әйтик, «Пелагия и белый бульдог», «Господа-товарищи») төшкән.

татар-информ

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021