Логотип
Хәбәрләр

Россиянең милли проектлары, моның артында нәрсә тора

"Милли приоритетлар" дигән  билге артында нәрсә торуы турында  реклама кампаниясен башлап җибәргәннәр.

"Милли приоритетлар" дигән  билге артында нәрсә торуы турында  реклама кампаниясен башлап җибәргәннәр.

Аларда илкүләм проектлар кысаларында төзелгән уникаль объектлар һәм инфраструктура күрсәтелә,ә геройлар-гади кешеләр. Күпләр уйлавынча милли проектлар-ул бары тик киләчәккә булган идеяләр һәм планнар гына түгел. Реклама кампаниясенең төп максаты - илдә яшәүче һәр кешегә милли проектларның файдалы һәм ачык булуын күрсәтү. Рекламада тәкъдим ителгән объектлар арасында Воронеж өлкәсендә заманча авыл мәктәбе(Ямное авылы), Ярославль өлкәсендә бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексы (Ростов шәһәре),  Карачай-Черкесиядә «Петербург» студиясе астрофизик обсерваториясе бар.

«Без ялланган актерларны рекламаларда катнашуын киметергә тырышабыз. Мәсәлән, «Мәгариф» милли проекты турындагы роликта чын физика укытучысы һәм  укучылар төшерелгән. Экспорт буенча роликта Санкт-Петербургта «Смешарики»ның реаль студиясе, ә фән турындагы видеода илкүләм проект кысаларында модернизацияләнгән обсерватория һәм телескопны эксплуатацияләүне тәэмин итүче хезмәткәр төшерелгән»,- дип аңлатты «Милли приоритетлар» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры София Малявина.

Реклама кампаниясенең төп принциплары: реаль биографияләре һәм тарихы булган реаль геройлар, милли проектлар кысаларында төзелгән объектлар һәм инфраструктура. Сыйфаты югары, әмма шул ук вакытта документаль, ялган булмаган, видеоматериаллар җитештерелгән.

«Мәгариф» милли проекты

 

Баланың яшәү урынына карамастан, мәгарифкә тигез керү мөмкинлеген тәэмин итү – проектның төп бурычы. Аның казанышлары өчен бөтен илдә югары тизлекле интернет һәм заманча җиһазлар белән җиһазландырылган заманча мәктәпләр, ә авылларда «Үсеш ноктасы» цифрлы үсеш үзәкләре төзелә. Шулай ук гамәлдәге мәктәпләр дә модернизацияләнә.Республикада билгеләп үтелгәнчә, 2020 елда илкүләм проект кысаларында 160 гомуми белем бирү оешмасы ачылган, 2021 елга тагын 156 мәктәп ачу планлаштырылган.

«Фән һәм университетлар» милли проекты


«Фән һәм университетлар» илкүләм проектының төп бурычлары арасында-яшь кадрларны фәнни эшчәнлеккә җәлеп итү һәм өстенлекле фәнни өлкәләр буенча тикшеренүләр һәм эшләнмәләр алып бару өчен шартлар тудыру: алдынгы фәнни оешмаларның приборлар базасын яңарту, фәнни-тикшеренү диңгез флотын төзү һәм модернизацияләү, «Мегасайенс» класслы җайланмаларны эшләтеп җибәрү, яшь галимнәр җитәкчелегендә яңа югары технологияле лабораторияләр ачу, дөнья дәрәҗәсендәге математика һәм геном үзәкләре челтәрен үстерү. 2020 елда илкүләм проект ярдәмендә 229 фәнни оешма прибор паркын яңартуга финанслау алды.

 

 «Демография» милли проекты

Россиялеләрнең яңа буыны  өчен "Демография" проекты илнең һәр кешесе өчен спорт инфраструктурасының үтемлелеген арттырырга ярдәм итә. 2024 елда 500 дән артык спорт объекты төзеләчәк һәм файдалануга тапшырылачак. Болар-хоккей буенча төбәк үзәкләре, ябык футбол манежлары, ясалма бозлы шугалак һәм физик культура-сәламәтләндерү комплекслары. 2020 елда 135 спорт объекты ачылды, тагын 174е 2021 елда ачылачак.

"Экспорт" милли проекты «Смешарики» мультфильмы

"Смешарики" "Экспорт" милли проекты ярдәмендә халыкара базарларга чыкты. Компания анимациянең алдынгы технологияләрен куллана һәм дөньяда алдынгы рольләрдә тора. Мультфильм югары популярлыкка ия һәм 16 телгә тәрҗемә ителгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк