Логотип
Хәбәрләр

Ростов-на-Дону шәһәрендә Коръән уку һәм татар теле дәресләре башланды

Төнге намаздан соң ислам нигезләре, пәйгамбәрләр турында кичке лекцияләр укыйлар.   (Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Ростов-на-Дону шәһәрендә җәйге каникуллардан соң балалар һәм өлкәннәр өчен...

Төнге намаздан соң ислам нигезләре, пәйгамбәрләр турында кичке лекцияләр укыйлар.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Ростов-на-Дону шәһәрендә җәйге каникуллардан соң балалар һәм өлкәннәр өчен Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтү һәм татар теле дәресләре башланган. Бу турыда Ростов өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәресләрне тәҗрибәле имам-хатыйблар, Россия мөселманнары Диния нәзарәте Россия Ислам Университетын һәм Каһирәнең Әль-Әзһәр  университетын тәмамлаучы Илдар хәзрәт Синдикаев белән Наил хәзрәт Бикмаев алып бара. 

Гарәп әлифбасын һәм Изге Коръән уку кагыйдәләрен өйрәнү буенча дәресләр һәр якшәмбе Ростов-на-Дону шәһәренең Җәмигъ мәчетендә уза. Дәресләрнең төп максаты – Изге Коръәннең төп нөсхәсен укырга өйрәтү, шулай ук исламның традицион кыйммәтләренә җәлеп итү, диелгән әлеге хәбәрдә.

Шулай ук төнге намаздан соң ислам нигезләре, пәйгамбәрләр турында кичке лекцияләр укыйлар. Җәйге яллардан соң шулай ук татар теле дәресләре дә яңадан башланган. Барлык дәресләр дә бушлай үткәрелә.

pixabay.com

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк