Логотип
Хәбәрләр

«Манзара»га билет ал һәм машина от!

19 гыйнвар көнне көндезге 10.00 сәгатьтә  Казан  шәһәренең яңартылган цирк бинасында «Манзара» спорт-музыкаль премиясе узачак. Чара татар эстрадасы йолдызларының чыгышлары белән көрәш ярышларын үз эч...

19 гыйнвар көнне көндезге 10.00 сәгатьтә  Казан  шәһәренең яңартылган цирк бинасында «Манзара» спорт-музыкаль премиясе узачак.

Чара татар эстрадасы йолдызларының чыгышлары белән көрәш ярышларын үз эченә ала. «Манзара»  премиясе җитәкчесе Айдар Шәймәрданов әйтүенчә, проектның максаты ­– иҗат күгендә яңа йолдызлар кабызу, Татарстан республикасы күләмендә һәм аның чикләрендә көрәшне үстерү һәм популярлаштыру.

Көрәш ярышларында 30 дан артык спортчы катнашачак. ТР спорт министрлыгының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сүзләренә караганда, быел премиягә чит ил спортчылары да катнашырга дәгъва итә. Алар арасында республика районнарының һәм шәһәрләренең сабантуй батырлары, шулай ук Россия һәм дөньякүләм танылган профессиональ спортчылар, дәрәҗәле Бөтенроссия халыкара турнирларының җиңүчеләре:  Казахстан (Эскерхан Осканов), Молдавия (Анатолий Молдован), Үзбәкстан (Голиб Әхмедов), Таҗикстан (Мәхмәт Миров), Раил Нургалиев (Татарстан), Ренас Калимуллин (Татарстан) булачак. Проектның җиңүчесенә чемпион билбавы тапшырылачак. Ул быел кыйммәтле таш – феонитлардан эшләнгән.

Килгән тамашачылар өчен Татарстан Республикасының танылган артистлары Салават Фәтхетдинов, Илсаф, Нурзадә, Динар Шәймәрданов, Римма Никитина чыгыш ясаячак. Һәрбер билет алган тамашачы автомобиль (Lada Granta) уйнатылуда катнашачак.

Автор: Олеся Дмитриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк