Логотип
Хәбәрләр

Рәшидә Утяевага - 95!

27 апрельдә Татар Дәүләт «Әкият» курчак театрында Татарстанның атказанган артисты  Рәшидә Утяеваның  юбилей кичәсе узды.

27 апрельдә Татар Дәүләт «Әкият» курчак театрында Татарстанның атказанган артисты  Рәшидә Утяеваның  юбилей кичәсе узды. Рәшидә апага карап, зур горурлык белән әйтәсе килә: Рәшидә Утяевага 95 яшь! Шуларның 35 елын талантлы актриса курчак театрына багышлады. 

Кичә программасында спектакльләрдән өзекләр,  бию һәм музыкаль номерлар  күрсәтелде. 

Артистны юбилее белән хезмәттәшләре, якыннары, дуслары, республиканың башка театрлары вәкилләре котлады. 

 

Искәрмә:

Утяева Рәшидә Миншәех кызы 1971 елдан Татар Дәүләт «Әкият» курчак театрында эшли башлый. Театрга килгәнче ул Татарстанның башка театр коллективларында (Чистай, Әлмәт, Минзәлә, Бөгелмә, Казан) драма актрисасы буларак эшли.

35 елдан артык ул курчак театрына хезмәт итә.

Олы яшьтә булуына карамастан, Рәшидә Миншәех кызы яраткан театрыннан башка тормышны күз алдына да китерә алмый. Ул барлык премьераларга, юбилей һәм иҗат кичәләренә актив йөри. Хәзерге вакытта Рәшидә Утяева хәзерге яшьләр өчен ныклык һәм үз идеалларына тугрылык үрнәге булып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк