Рәшит Шамкай: «Хыянәтсез кеше булмый инде»
Интертатта чыккан интервьюдан өзек.
– Бервакыт сезгә «Акчарлак» газетасынан журналист кыз шалтыратып: «Рәшит абый, мин сезнең кызыгыз, яшь вакытта әнием белән очрашып йөргәнсез икән», – дип әйткәнгә каршы килмичә, булгандыр дигәнсез. Димәк, хыянәтләрегез, никахсыз туган балаларыгыз бар?
– Шаярган чагыма туры килгәндер. Хыянәтсез кеше булмый инде. Тик бөтен дөньяга җәеп сала торган хыянәтләрем юк. Андый нәрсәгә вакыт та булмады. Театрга да хыянәт итмәдем. Образларым өстендә тырышып эшләдем. «Портфельле кияү» дә самогонщик Сәмигулла ролен уйнаганда сәхнә артыннан чыгарга көтеп торабыз, мин әкрен генә керосин алып эчтем дә, авызыма шырпы төртеп, бух итеп җибәрдем. Актер Наил Әюпов белән бергә эшли идек. Ул тәгәрәп төште. «Шәп булды», –диде. Урыны оҗмахта булсын.
Бу хакта тулырак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк