Рөстәм Асаев улына нинди исем сайлаган?
Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев дүртенче тапкыр әти булды, дип хәбәр иткән идек.
Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев дүртенче тапкыр әти булды, дип хәбәр иткән идек.
Сабый 6 июльдә көндезге сәгать 2ләрдә Казанның 1нче номерлы бала тудыру йортында туган. Рөстәмнең тормыш иптәше Айгөл ир бала тапкан.
«Улыбызның буе – 56 см, авырлыгы – 4510 грамм. Аллаһка шөкер, икесенең дә хәле яхшы. Балалар – тормышыбызның яме, киләчәге. Исән-сау һәм бездән дә бәхетле булсыннар», – ди бәхетле әти.
Шулай итеп, Рөстәмнең хәзер ике кызы һәм ике улы бар! Гөлназ, Мөслим һәм Әминәнең энекәшләренә бик матур исем дә сайлаганнар. «Башта берничә исем уйлап куйган идек. Улыбыз баһадир булып тугач, татар милләтен бөтен дөньяга таныткан спорт остасы Хабил Бикташев хөрмәтенә улыбызга Хабил дигән исем сайладык», – ди Рөстәм.
Төкле аягың белән, Хабил!
Асаевларны чын күңелдән котлыйбыз, гаилә бәхете, иминлек телибез!
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк