Логотип
Хәбәрләр

Рөстәм Набиев кайгыдан шаша язган

Омскида казарма җимерелгән вакытта могҗиза белән исән калган һәм ике аягын да югалткан танылган блогерга ни булган?

Омскида казарма җимерелгән вакытта могҗиза белән исән калган һәм ике аягын да югалткан танылган блогерга ни булган?

Ул үзенең хис-тойгылары белән уртаклаша: үзенең үткәненнән бер вакыйга турында сөйли, бу, аның фикеренчә, егеткә бәла китергән.

Рөстәм Нәбиев аңлатуынча, элек, армиягә кадәр, VKның аерым альбомында ул үзе тиңләшергә теләгән һәм горурланган кешеләр фотосурәтләрен җыйган. Анда аякларын югалткан ир-атлар да булган, алар барысы да - протезга басып, тормышын дәвам итүчеләр.

- Аңлавымча, мин шундый булырга теләдем. Бу сигнал Галәмгә китте һәм әйләнеп кайтты. Хәзер мин үзем дә шундый кеше. Шуннан бирле мондый кырыс дәрестән соң мин үз фикерләремне, үз теләкләремне контрольдә тотарга кирәклеген аңладым. Бу бик мөһим.

Рөстәм һәлакәттән соң үзенең беренче аен искә төшерә. Аякларын югалтуын аңлап, егет акылдан яза язган, аннары кинәт кенә уңай әйберләр турында уйлана башлаган: яраткан кызына тәкъдим ясау, кызы туу һәм хәтта савыгудан соң йөриячәк машинаның билгеле бер маркасы...

Нәкъ шулай килеп чыга да. Хәтта автомобильгә кадәр. Хәзер Рөстәмнең ике кечкенә кызы бар, буш вакытында ул спорт белән шөгыльләнә, хатынына хуҗалык буенча булыша һәм instagramда үз блогын актив алып бара.

Чыганак: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Унышлар сезгэ!