Рөстәм Нәбиев гаиләсеннән шатлыклы хәбәр

Паралимпиец һәм танылган блогер Рөстәм Нәбиев шушы көннәрдә шатлыгы белән уртаклашты. Ул «MERCEDES GLS400d» машинасы алган.

«Дөресен генә әйткәндә, мондый машина турында хыялланмаган идек тә. Әмма Әминә туганнан соң иркенрәк машина турында җитди уйлана башладык, чөнки безнең RRда урын җитми башлады. Күп вариантларны карадык, ләкин берсе дә күңелгә хуш килмәде. Бер көнне, мин тренировкадан өйгә кайтканда, бу машинаны Уфа юлларында күрдем. Беренче караштан ук аңа гашыйк булдым һәм инде бер атнадан соң мин салонга барып, аны күреп, шәхсән үзем утырып карадым. Шул вакытта мин үземә нәкъ менә бу машинаны телим дип әйттем.

Бүген, руль артына утыргач, күз яшьләрем тулды. Бу – бәхет, шатлык, үзем һәм гаиләм белән горурлану хисләре. Тормыш иптәшемә рәхмәт, бары тик ул булганга гына мин бүген шундый тулы канлы тормыш белән яшим. Безгә һәрдаим ярдәм итеп торучы дусларыбызга, әти-әниләребезгә рәхмәт. Машинаның документларын тутырып бетергәч, әтигә шалтыраттым, аңа да бу шатлыгымны әйттем. Аның тавышында улы өчен горурлану хисләре чагыла иде. Барлык документларны рәсмиләштергәннән соң әтиемә шалтыраттым, шатлыклы хәбәр белән уртаклаштым – аның тавышында мин улы өчен горурлык тойдым. Барлык документларны рәсмиләштергәннән соң әтиемә шалтыраттым, шатлыклы хәбәр белән уртаклаштым – аның тавышында мин улым өчен горурлык тойдым», – дип язган Рөстәм.

Рөстәмнең укучылары аны хупладылар һәм «Сез моңа лаек», дип котладылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
718
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Татар җыр сәнгатендә тагын бер югалту...
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы